news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар депрессия китереп чыгара?

Сүз майлы ризыклар — дуңгыз ите, сарык ите, ярымфабрикатлар, кайсыбер әчегән сөт ризыклары куллану турында бара.

news_top
Нинди ризыклар депрессия китереп чыгара?
https://pixabay.com

Дөрес тукланмау ашкайнату системасына да, нерв системасына да зыян китерү ихтимал. Бу турыда «Москва 24» телеканалында табиб-диетолог һәм эндокринолог Виктор Жиляев сөйләгән.

Сүз майлы ризыклар — дуңгыз ите, сарык ите, ярымфабрикатлар, кайсыбер әчегән сөт ризыклары куллану турында бара. Кызыл итне эшкәртү өчен бик күп энергия таләп ителә. Бу энергия нерв системасына сарыф ителәсе урынга, ит эшкәртүгә китә. Мондый ризыкта зарарлы элементлар да була.

«Хайван майларына бай булган ризыклардагы холестерин депрессия куркынычын 40 процентка арттыра. Моны галимнәр анализ ясаганнан соң ачыклаган», — ди Жиляев.

Табиб шикәрне дә чама белән кулланырга киңәш итә. Канда глюкоза һәм инсулин күләме тирбәлеше кешенең кәефенә йогынты ясый. Кәеф башта яхшырырга, аннары кисәк кенә начарланырга мөмкин.

Белгеч кофены да күп эчмәскә киңәш итә. Аеруча бик арыган чакта кофе эчми тору хәерле. Шулай ук камыр ризыклары һәм рафинадланган продуктларны да чамасыз кулланмау хәерле. Алар барысы да сәламәтлеккә йогынты ясый һәм депрессия китереп чыгара.

Альтернатива буларак, диетолог балык, диңгез ризыклары, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, үсемлек майлары ашарга тәкъдим итә. Бу турыда РИА Новости яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар