Сөт, кофе һәм минераль су даруларның тәэсирен киметә. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Превентив медицина һәм туклану белгечләре федерациясе президенты Ирина Писаревага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Ирина Писарева сөйләгәнчә, көзен, ОРВИ һәм грипп сезонында рационга игътибарлы булырга кирәк.
«Мәсәлән, сөт һәм сыр кальцийга бай, ә ул кайбер даруларның актив матдәләрен бәйләргә сәләтле. Шуның аркасында алар начаррак үзләштерелә һәм дәвалау нәтиҗәсе кими. Сүз беренче чиратта тетрациклинлы антибиотиклар турында бара, аларны кабул итәр алдыннан сөт ризыклары ашаганчы яки ашагач 2-3 сәгать узарга тиеш», – дип аңлаткан табиб.
Диетолог сүзләренчә, грейпфрут канда дару концентрациясен куркыныч микъдарларга кадәр җиткерә һәм өстәмә нәтиҗәләр бирә, бигрәк тә антибиотиклр һәм статиннар кабул иткәндә. Кофеин антибиотикларның нәтиҗәсен киметә, ә тимер һәм цинклы шифалы су теләсә кайсы даруларга комачаулый. Дәваланган вакытта алкоголь бавырга өстәмә йөкләнеш бирә, дигән Ирина Писарева.