Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар башны авырттыра?

Ач торган очракта да баш авырта башларга мөмкин.

news_top_970_100
Нинди ризыклар башны авырттыра?
https://pixabay.com

Россия Президентының эшләре буенча идарәнең Үзәк клиник хастаханәсенең табиб-невролог Валерий Куваев баш авырту — мигрень китереп чыгара торган шартларны әйткән. Бу турыда ул «АиФ» сайтына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, хәл китү һәркемнең шәхси сәбәпләре — триггерларына бәйле. Еш кына ул кайсыбер азык-төлек продуктларына реакция буларак барлыкка килә.

«Чынлыкта биредә төп провокаторлар — кызыл һәм күбекле шәраблар», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, шоколад та баш авырту триггеры булырга мөмкин. Шулай да, соңгы мәгълүматлар буенча, бу сирәк очрый.

«Барысы да шәхси факторларга бәйле. Мин сезгә баш авырту көндәлеген язып барырга киңәш итәм. Шул очракта сез кайсы продуктлар баш авырту китереп чыгаруын ачыклый алырсыз. Әгәр шоколад белән баш авырту арасында бәйлелек күрсәгез, шоколадтан баш тартыгыз. Ләкин баш авыртуның сәбәбен күп очракта азык-төлек һәм эчемлекләр түгел, ә ачлык китереп чыгара», — ди Куваев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100