Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар баш авыртуын бетерергә ярдәм итә?

Минераль матдәләр — калий һәм магний җитмәү дә башны авырттыра.

news_top_970_100
Нинди ризыклар баш авыртуын бетерергә ярдәм итә?
pixabay.com/ru

Табиб-диетолог Людмила Денисенко баш авыртуын бераз булса да җиңеләйтергә ярдәм итә торган анальгетик үзлеккә ия ризыкларны атады. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Газсыз су

Бер-ике стакан су эчүнең зыяны юк, бары тик файдасы гына бар. Белгеч моны махмырдан, организмның сусзызлануыннан ярдәм итә торган иң беренче чара дип атый. Табиб, гомумән, суны күбрәк эчәргә киңәш итә, чөнки организмның сусызлануы төрле авыртулар, шул исәптән, баш авыртуы да китереп чыгара.  

Пешкән бәрәңге

Минераль матдәләр — калий һәм магний җитмәү дә башны авырттыра. Кабыгы белән пешерелгән бәрәңге калий чыганагы булып санала. Белгеч фикеренчә, уртача зурлыктагы бер бәрәңгедә бананга караганда да күбрәк калий була.

Кабак төше һәм миндаль чикләвеге

Болар магний дефицитын тутырырга ярдәм итә. Моннан тыш, кабак төшендә магнийдан кала, цинк һәм фосфор да бар, алар баш мие эшчәнлеген нормальләштерә. Бер уч миндаль чикләвеге һәм кабак төшенең зыяны булмый.

Майлы балык

Селедка, скумбрия, сардина кебек майлы балыклар файдалы. Аларда ялкынсынуга каршы тора торган Омега-3, майлы кислоталар бар бар. Моның ярдәмендә баш авырту өянәкләренең ешлыгын һәм көчен киметергә була.

Имбирь һәм кайен борычы

Имбирле чәй баш авыртуын баса, чөнки ул ялкынсынуга каршы тора һәм антигистамин үзлеккә ия. Ә әче чили (кайен) борычы авырту тойгыларының интенсивлыгын киметә һәм хәтта, капсаицин алколоиды ярдәмендә авыртуны тулысынча бетерергә дә сәләтле, дип сөйләде табиб.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100