Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар баллы ризык ашыйсы килүне бетерә?

news_top_970_100
Нинди ризыклар баллы ризык ашыйсы килүне бетерә?
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Боткалар, сыр, чикләвекләр, йомырка, томат, брокколи, груша, тавык ите, бозау ите һәм терлек бавыры баллы ризыкка тартылуны киметергә мөмкин. Бу хакта «Москва 24» сайтына табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина сөйләгән, дип яза Daily Карелия сайты.

Белгеч аңлатуынча, монда бернинди тылсым да юк: бу ризыкларда хром элементы бар, ул шундый нәтиҗә бирә. Мухина әйтүенчә, шикәрне файдалы тәм-том, әйтик, финики, инжир, күрәгә, кара җимеш, цукаты кебек табигый җиләк-җимешләргә алмаштырырга була. Болай эшләгәндә, организмга сахарозадан баш тарту җиңелрәк булачак.

Диетолог көненә 5 тапкыр, кечкенә порцияләргә бүлеп ашарга киңәш итә: бу – канда шикәрнең кинәт кимүеннән саклый һәм баллыга тартылуны киметә. Шулай ук, организмда паразитлар булганда да баллыга тартылырга мөмкин.

«Паразитлар баллы тирәлек ярата һәм кешене баллы ризык ашарга мәҗбүр итә торган матдәләр бүлеп чыгара. Шуңа күрә организмны тикшертергә һәм паразитлар бар икән, алардан котылырга кирәк», – дигән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100