Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар артрит вакытында авыртуны көчәйтә?

Табиблар әйтүенчә, зыянлы ризыклар ашау организмда ялкынсыну процесслары барлыкка китерә.

news_top_970_100
Нинди ризыклар артрит вакытында авыртуны көчәйтә?
pixabay.com/ru

Британия табиблары артрит билгеләрен көчәйтә торган биш ризыкны атады. Бу хакта ToDay News Ufa сайты яза.

Табиблар әйтүенчә, зыянлы ризыклар ашау организмда ялкынсыну процесслары барлыкка китерә.

Табиблар эшкәртелгән ризык продуктларын азрак ашарга киңәш итә. Чөнки аларның составында ашкайнату эшчәнлеген боза торган трансмайлар бар.

Составында чистартылган шикәр булган ризыклар цитокин-аксымнар эшләнеп чыгуга йогынты ясый, алар исә турыдан-туры ялкынсыну процессларына тәэсир итә.

Кызыл итне дә күп кулланырга ярамый, анда туендырылган майлар бар. Ул холестерин күләмен арттыра, шулай ук кыздырган вакытта зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.

Ялкынсынуның төп сәбәпләренең берсе чистартылган углеводлар. Алар аркасында кандагы шикәр күләме арта.

Сөт ризыклары һәм сырлардагы үзенчәлекле аксым да артрит вакытында авыртуны көчәйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100