Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар акылга начар тәэсир итә?

news_top_970_100
Нинди ризыклар акылга начар тәэсир итә?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Британия галимнәре фастфуд ашау һәм IQ дәрәҗәсе арасындагы бәйләнешне ачыклаган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый ризык когнитив сәләткә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта Daily Карелия сайты яза.

Кешелекнең IQ дәрәҗәсе бер буында якынча 7 процентка кими, дип саный профессор Майкл Кроуфорд. Чөнки кешелек кыйммәтле майлар булган туклану рационыннан, углевод һәм шикәр күп булган туклануга күчә.

Галимнәр фикеренчә, арзанлы ингредиентлардан пешерелгән пицца, майлы донер-кебаблар, майда кыздырылган чеби ите һәм баллы ризыклар акыл өчен иң зыянлы ризыклар булып санала. Моннан тыш, мондый рацион акыл сәләтен генә киметеп калмыйча, психик сәламәтлек белән бәйле проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин, дип саный тикшеренүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100