Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризык яшьлек һәм матурлыкны сакларга ярдәм итә?

Көн саен 200 грамм ананас ашарга ярый.

news_top_970_100
Нинди ризык яшьлек һәм матурлыкны сакларга ярдәм итә?
https://pixabay.com

Ананас ашау тешләрне, сөякләрне, чәчләрне һәм тырнакларны сәламәт килеш сакларга ярдәм итә. Бу турыда табиб-диетолог Наталья Пугачевага сылтама белән «Мәскәү» яңалыклар агентлыгы хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, составында кремний булу сәбәпле, ананасны яшьлек һәм матурлык ризыклары исемлегенә кертеп була. Ананаста шулай ук марганец та күп. Марганец организмда молекулалар дәрәҗәсендә энергия алмашу, кан составында глюкоза күләмен нормада тоту өчен ярдәм итә.

Ананасның антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре бар. Бромелаин исемле фермент аксымнарны аминокислотага кадәр таркатырга, ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә. Җиләк-җимеш кислоталары ашказаны согы эшләп чыгаруга, эчәклекнең дөрес эшчәнлегенә булыша.

Пугачева сүзләренчә, көненә 200 грамм чи ананас ашарга яки 200 мл ананас согы эчәргә була. Ананас белән маринадланган ит яхшырак эшкәртелә. 

Ләкин ашказаны кислоталылыгы югары һәм ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә ананасны ашаганда сак булырга кирәк. Бу җимештә шикәр дә бик күп күләмдә була, дип искәртә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100