Нинди ризык тәмәке тартучыларны яман шештән саклый?

Австралия галимнәре тәмәке тарткан кешеләрне яман шештән саклый торган продукт булуын ачыклаган. Эдит Коуэн (Edith Cowan University, ECU) университеты белгечләре 23 еллык күзәтүләренә анализ ясап, яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы торырга ярдәм итә торган ризыклар исемлеген төзегән. Бу турыда Nature порталына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Тикшеренүдә 52-60 яшьтәге 23 мең чамасы кеше катнашкан. 23 ел эчендә шуларның 4 меңнән артыгы йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, 63, меңе яман шештән үлгән.
Белгечләр фикеренчә, әлеге авыруларны булдырмас өчен флавонидларга бай ризыклар ашарга кирәк. Бу матдә алма, әфлисун, чәй, караҗиләк (черника), брокколи һәм башка җимешләрдә һәм яшелчәләрдә була икән.
Тәмәке тартучы, аракы эчүче кешеләр еш интегә торган авыруларны булдырмас өчен флавонидларга бай ризык ашау саклау эффектына ия, диелә бу хәбәрдә.
Шулай да әлеге матдә авыру куркынычын тулысынча бетерми. Шуңа күрә тәмәке тартмау, аракы эчмәү хәерле.