news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди ризык салкын тиюне җиңәргә ярдәм итә?

news_top

Тавык шулпасында бик күп файдалы матдәләр бар, алар салкын тию вакытында ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә. Бу хакта терапевт Анна Хәкимова сөйләде, дип яза «Радио 1».

Аның сүзләренчә, бу ризык организм сусызланганда булыша һәм иммунитетны ныгыта.

«Шулпада җиңел үзләштерелә торган аксымнар, аминокислоталар, витаминнар (бигрәк тә В группасы), тимер һәм иммун системасы өчен кирәкле минераллар бар. Аминокислоталардан организм иммуноглобулиннар ясый, алар салкын тию белән көрәштә ярдәм итә», – ди Хәкимова.

Ул, тавык шулпасы какырыкны сыекландыра, тамак авыртуын дәвалый, ә аның пары борын тыгылуын киметергә ярдәм итә, дип өстәде.

Терапевт сүзләренчә, иң файдалысы – кишер, суган, борыч һәм сельдерей кушып, бөтен тавыктан әзерләнгән шулпа.

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Маргарита Королева, көз көне күп күләмдә клетчатка, катлаулы углеводлар, файдалы майлар һәм триптофан аминокислоталары булган продуктлар ашау мөһим, дип белдергән.

«Көзен рационга бөртекле продуктларны күбрәк кертергә кирәк: бу – икмәк тә, чикләвек тә, ботка да. Мондый продуктлар үсемлек клетчаткасының бай чыганагы булып тора, организмны файдалы матдәләр белән туендыра, һәм алардан соң тук булу хисе озак саклана», – дип сөйләгән эксперт.

Клетчатка организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистартачак, ашкайнату системасының эшен яхшыртачак һәм метаболизмга ярдәм итәчәк, ди табиб. Бу – кыш алдыннан иммунитетны ныгыту һәм сәламәтлекне саклау өчен мөһим, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар