Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризык кешене бик тиз симертә?

Диеотлог балаларның аеруча куркыныч төркемдә булуын искәртә.

news_top_970_100
Нинди ризык кешене бик тиз симертә?
https://pixabay.com

Ирландия диетологы Ева Орсмонд гәүдә авырлыгын арттыра торган ризыкны атады. Бу турыда The Irish Daily Mirror басмасы хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, авырлыкны бик нык арттыра торган иң зыянлы ризык — газлы эчемлекләр. «Баллы эчемлекләрдә калорийлар күп була, алар чыннан да артык авырлык җыя», — ди Орсмонд.

Ул балаларның аеруча куркыныч төркемдә булуын искәртә. Балаларның кайберләре газлы суларны көн саен эчә. Диетолог искәрткәнчә, симерү артериаль кан басымы югары булуга һәм шикәр авыруына турыдан-туры бәйле, шул авырулар аркасында бу кешеләр авыртуны баса торган даруларны даими рәвештә эчә.

Шул ук вакытта, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның кайберләре бик куркыныч дип санаса да, фастфудны атнасына ике тапкырдан кимрәк ашасаң, ул бик куркыныч булмый. Рациондагы башка ризыклар сәламәт булса, организмга башка чыганаклардан зыянлы калорийлар кермәсә, фастфудны атнасына бер тапкыр ашарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100