Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризык башны авырттыра?

«Кофеин төрле кеше төрлечә тәэсир итә», — ди белгеч.

news_top_970_100
Нинди ризык башны авырттыра?
https://pixabay.com

Диетолог Эми Гудсон сүзләренчә, канда шикәр микъдары кимесә, баш авыртырга мөмкин. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Әгәр сез төшке ашны ашамый калдырсагыз, канда шикәр микъдары кимергә мөмкин. Шикәр төшү исә баш авыртуга, шул ук күңел болгануга һәм баш әйләнүгә китерә», — ди ул.

Баш авырту һәм кан микъдары кимү балансланмаган туклану аркасында да килеп чыгарга мөмкин. 

«Углеводлар гына ашасаң, шикәр микъдары башта арта, аннары аксым җитмәгәч, төшеп китә», — ди табиб.

Углеводлы ризыктан тулысынча баш тарткан яки углеводлар күләмен бик нык киметкән очракта, тагын да катлаулырак хәл килеп чыгарга мөмкин. 

Ач карынга кофе яки баллы ризыклар гына ашау да башны авырттыра, ди Гудсон.

«Кофеин төрле кеше төрлечә тәэсир итә, ул нерв системасын стимуляцияләү сәбәпле, ач карынга эчкән кешеләрдә баш авырту, курку хисе тудыра», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100