news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди пульс тормыш өчен куркыныч санала?

news_top

Йөрәк бер минутка 45 тапкырдан азрак һәм 130 тапкырдан күбрәк типсә – бу тормыш өчен куркыныч. «Москва-24» сайтында терапевт Андрей Кондрахин шулай дип белдерде.

Әгәр пульс шундый булса, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

Пульсны кеше тыныч торганда – сулышы тигез булганда, йөрәк тибешен арттырырга мөмкин булган тәэсирләр булмаганда санарга кирәк.
Пульс югары булса, йөрәк тиз кыскара һәм кан белән туларга өлгерми башлый. Бу – инфаркт китереп чыгарырга мөмкин.

Пульс түбән булганда кеше аңын югалтырга, йөрәге туктарга мөмкин. 45 тапкырдан азрак типкәндә, тукымаларга кислород килеп җитә алмый, дигән сүз.

Нормаль пульс – 55-80 аралыгында, дигән ул. Терапевт Роман Кулешов исә, пульс 60тан түбән һәм 90нан югары булганда йөрәк белән проблемалар бар, дигән сүз, дип әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар