Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди продуктлар ябыктыра?

Кайбер ризыклар кешедә метаболизмны көйләргә сәләтле. Метаболизм - организмдагы матдәләр алмашуы һәм химик процесслар тизлеге. Ул тизрәк булган саен, кеше үзен яхшырак хис итә. Матдәләр алмашуы тизрәк булган саен, ашказаны яхшы эшли, кеше тазармый. Әкренрәк икән, кеше үзен һәрвакыт арган кебек хис итә, нерв системасы белән дә проблемалар туарга мөмкин.

news_top_970_100
Нинди продуктлар ябыктыра?

Метаболизмны арттыру өчен, түбәндәге продуктларны кулланырга тәкъдим ителә.


Җиләк-җимешләр

Җиләк-җимешләр рационда ел дәвамында булырга тиеш, дип саный белгечләр. Алар организмны витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләр белән баета, матдәләр алмашу процессын тизләтә.


Яшел чәй

Яшел чәй витаминнарга, минералларга, эфир майларына, аминокислотага, антиоксидантларга бай булганга, бик тиз метаболизмны да арттыра. Организмның ябыгу сәләтен арттыра, нерв системасын яхшырта.


Лимон

Лимон - уникаль продукт. Метаболизмга уңай йогынтысын тояр өчен, көн саен берничә кисәк лимон ашап куярга яисә иртән ач карынга лимонлы су эчеп куярга киңәш ителә.


Имбирь

Имбирь составында кальций, калий, магний, цинк, фосфор, тимер, А, С витаминнары, холин, никотин кислотасы, майлы кислоталар, аминокислоталар, эфир майлары, антиоксидантлар бар. Аны чәйгә, салатларга салырга мөмкин, шулай майсыз ит пешергәндә дә яхшы булыр.


Солы боткасы

Иртән солы боткасы ашау организмны файдалы матдәләр белән баета. Аның составында клетчатканың күп булуы метаболизмны да арттыра. Моннан тыш, солы боткасы организмны энергия белән дә баета. Бу боткага җиләк-җимеш тә салырга мөмкин.


Фасоль

Фасоль рационда еш булырга тиеш. Ул матдәләр алмашын яхшырта. Аны аерым да, ит яисә салатлар белән бергә дә әзерләргә була.


Тәмләткечләр

Тәмләткечләрне дә ешрак кулланырга кирәк. Алар кан йөрешен һәм метаболизмны тизләтәләр. Организм өчен иң яхшы тәмләткечләр арасында кара борыч, кардамон, паприка, горчицаны атарга мөмкин.

    ***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100