Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди позада йоклау иң зыянлысы?

Сәламәт йокы турында еш уйлаган кешеләр психик авырулардан интегә, дип раслый галимнәр.

news_top_970_100
Нинди позада йоклау иң зыянлысы?

Америка галимнәре нинди позада ятып йоклау организмга иң зур зыян китергәнен өйрәнгән. Бу хакта хатын-кызлар өчен Bustle басмасына сылтама белән, «Вести» каналы хәбәр итте.

Корсакка ятып йоклау иң начар поза булып исәпләнә икән. Йоклаганда кеше умыртка баганасының торышын контрольдә тота алмый. Шуңа күрә җилкәләр авырта башлый. Корсакка ятып йоклагач, муенда һәм буыннарда авырту барлыкка килә. Көзән җыеру, кадау хисләре дә булырга мөмкин. Корсакка ятып йоклаганда, сулыш алу да кыенлаша. Белгечләр фикеренчә, корсакка ятып йоклау — иң начар поза булып исәпләнә.

Йөкле хатыннарга корсакка ятарга, гомумән, киңәш ителми.

Инде берничек тә корсакка ятып йоклаудан туктала алмаган очракта, йомшак матрац, кабарынкы мендәрләрдән баш тартырга кирәк. Физкультура, йога белән шөгыльләнү дә ярдәм итәргә мөмкин.

Белгечләр фикеренчә, иң яхшы поза — ян кырыйга ятып йоклау. Кешеләрнең 40 проценты нәкъ менә шулай йоклый. Бу позада ирләргә караганда, хатын-кызлар ешрак ята. Сул якта ятып йоклау ашкайнатуга ярдәм итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сәламәт йокы турында еш уйлаган кешеләр исә психик авырулардан интегә, дип раслый Америка галимнәре.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100