Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди популяр ашлама бакчадагы үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин?

news_top_970_100
Нинди популяр ашлама бакчадагы үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин?
"Татар-информ" архивы

Бакчачыларның сирәге генә органик яки минераль ашлама кулланмый. Помидор, кыяр, җиләк, карлыган һәм башка культураларга төрле ашламалар сибәләр. Ләкин дөрес кулланмасаң, ашлама үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Галим агрономнарга аммиак селитрасын сак кулланырга киңәш итә.

Беренчедән, ул тиз янучан, башка органик кушылмалар белән реакциягә керергә мөмкин, мәсәлән, күмер кислотасы белән.

Икенчедән, дозировканы арттырсаң, туфракның әчелеге арта. Шуннан соң үсемлекләр яшеллеккә китә, җимешләре аз була.

Аммиак селитрасын кулланганда дозировканы төгәл үтәгез.

Туфрак әчеләнмәсен өчен, аммиак селитрасы белән кальций карбонаты кулланыгыз.

Бакчада ашламалар белән эшләгәндә саклану чаралары кияргә онытмагыз, диелә хәбәрдә.

Аммиак селитрасы – азот кислотасы тозы ул. Аны 1659 елда ук немец химигы, аптекарь һәм табиб Иоганн  Рудольф Глаубер тапкан. Бакчачылар аны ашлама буларак куллана. Ул ак төсле гранулалар рәвешендә чыгарыла. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Аны җиләк-җимеш культуралары өчен дә, яшелчәләр өчен дә кулланалар. Ул хәтта каткан җирдә дә үзлекләрен югалтмый. Аны иртә яздан да, җәй уртасында да сибәргә була, диелә хәбәрдә.

Ләкин шуны истә тотыгыз: азотлы ашламаны җәйнең беренче яртысында гына кертәләр, иң чиге – июль азагы. Аннары аммиак селитрасы сибәргә ярамый. Юкса, яшелчәләр яфракка китә, уңыш кими. Агачлар һәм куаклар исә сезон азагына кадәр өлгерми һәм кышын өши торган ботаклар чыгара башлый. Дозасы аерым культурага карап билгеләнә, аны төгәл үтәргә кирәк. Аз булса – эффект булмый, күп булса – тамырлар яна, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100