Нинди пилмәннәрдә эчәк таякчыклары һәм сальмонелла табылган?
Роскачество пилмәннәрне тикшерү нәтиҗәләре турында яза.
Роскачество пилмәннәрне тикшерү нәтиҗәләре турында яза.
«Белорусские», «Бульмени», «Ложкарев», «Останкинские традиционные пельмени», «Сибирская коллекция», «Стародворье», «Цезарь» пилмәннәре «Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы» кагыйдәләренә туры килми дип табылган. Бу продукциядә эчәк таякчыклары, ә «Сибирская коллекция»дә сальмонелла да табылган.
Куркыныч бактерияләрдән тыш, төргәктә язылган мәгълүмат белән продукциянең туры килмәве дә ачыкланган. Мәсәлән, аксым язылганга караганда азрак булган.
Роскачество агуланудан саклану өчен пилмәнне 10 минуттан да азрак пешермәскә киңәш итә.
2019 ел нәтиҗәләре буенча, иң яхшы пилмәннәр дип табылган маркалар: «Дымов», «Папа может», «Ермолино», «Мясницкий ряд», «Атяшево», Мираторг», «ВкусВилл», «ДобрынинЪ», «Уральские пельмени», «Желтая подводная лодка».