news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди очракта пычрак номерлар өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр?

news_top
Нинди очракта пычрак номерлар өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр?
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Автомобиль йөртүчеләрне махсус пычратылган дәүләт номерлары өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, ә номерлар һава торышы аркасында пычранган икән аларга штраф яный. Бу хакта Россия Юристлары ассоциациясе әгъзасы, юрист Вячеслав Рычков сөйләде, дип яза РИА Новости.

Әгәр машина йөртүченең номерларга аңлы рәвештә пычрак сылаганы ачыкланса, аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дигән юрист.

«Әгәр пычрак һәм кар машиналарның дәүләт номерларында аңлы рәвештә кулланылган икән, Россия административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсенең 2 яки 2.1 өлеше буенча кырысрак җаваплылык карала, бу машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне күздә тота», – дигән Вячеслав Рычков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар