Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди очракта алты көнлек эш атнасы кертелергә мөмкин?

news_top_970_100
Нинди очракта алты көнлек эш атнасы кертелергә мөмкин?
freepik.com

АиФ соравына юрист Ангелина Малышева җавап бирә.

 – Көннәр артуга карамастан, атнага эш сәгатьләре Хезмәт кодексының 91 маддәсендә каралган 40 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Дүшәмбедән җомгага кадәр 7 (төшке ялны исәпкә алмыйча) сәгать, шимбә 5 сәгать эшләргә тиеш булып чыгалар.

 – Алты көнлек эш атнасы кертелергә мөмкинме?

 – Мөмкин. Мондый мөмкинлек Хезмәт кодексының 100 маддәсендә каралган. Бу бөтен коллективка да, берәр подразделениегә, яки хәтта аерым хезмәткәрләр өчен дә кертелергә мөмкин. Әмма бу оешмадагы кирәклек, хезмәткәрнең бу эш өчен кирәклеге, технологик сәбәпләр белән аңлатылырга тиеш.

Кеше 5 көнлек эш атнасына алына һәм инде аннан соң аның эш көннәрен арттырырга кирәк була икән, ул кеше, ике ай алдан, шушы сәбәпләрне күрсәтеп, язмача кисәтелергә тиеш. Риза булса, аның белән яңа хезмәт килешүе төзелә. Кемдер риза түгел икән, җитәкчелек аның белән хезмәт килешүен өзә ала.

Авария сәбәпләрен юкка чыгару, бәхетсезлек очракларын булдырмау, хезмәт урынындагы милеккә зыян китермәү максатыннан, ниндидер аерым очракларда, хезмәткәрнең рөхсәтеннән башка гына да аны алтынчы көнне эшкә чыгарырга мөмкиннәр. Әйтик, гадәттән тыш хәлләр, янгын, су басу һ.б.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100