Нинди очракта пенсия түләүне туктатырга мөмкиннәр?
Пенсия түләнсен өчен, акча алу урыны буенча теркәлүне расларга кирәк.
Әгәр гражданин пенсия алу урыны буенча теркәлүне расламаган икән, пенсия түләүне туктатырга мөмкиннәр. Бу хакта Пенсия фонды хәбәр итә дип яза РИА Новости.
Өлкән яшьтәге кеше өчен ышаныч кәгазе белән акчаларны башка кеше алган очракта, бу хәл күзәтелергә мөмкин. Мондый чаралар, әйтик, пенсионер үлгән очракта, законсыз рәвештә акча алу мөмкинлеген булдырмас өчен эшләнә.
Шул ук вакытта Россия Пенсия фондында әйтүләренчә, кеше үзе килә алмаган очракта, мобиль клиентлар хезмәте эшчеләренә мөрәҗәгать итәргә була. Алар килеп пенсия алу фактын раслаячак.