Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди очракларда штраф түләмичә генә тур яки юлламадан баш тартып була?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top_970_100
Нинди очракларда штраф түләмичә генә тур яки юлламадан баш тартып була?
– Бу кызыклы һәм катлаулы сорау. Ни өчен катлаулы, чөнки бу индивидуаль чишелә торган мәсьәлә. Әйтик, сез тур планлаштырганда, теге-яки бу кыенлыклар, матавыклар килеп чыгар дип уйламадыгыз, ди. Без һәрвакыт туристларга китми калган очракларны иминиятләштерү (страхование от не выезда) тәкъдим итәбез. Бу тур бәясен азга гына булса да арттыра. Әмма килеп чыккан хәлгә иминият компаниясе компенсация кайтара. Авырып киттегез, аягыгыз сындымы – иминият компаниясе, гариза нигезендә, сезнең бармый калуыгызны компенсацияли. Билгеле, сез ял итәргә бармыйсыз, иминият компаниясе акчагызны кире кайтара һәм терелеп беткәч, ял итәргә юл тота аласыз. Әгәр инде башка сәбәпләр белән, әйтик артык кызу булганга, төрле авырулардан курыкканга, ялга барудан кире уйлагансыз икән, бу очракта акчаны кире кайтару-кайтармау берничә фактордан тора. Беренчесе – турны броньлау вакыты. Әгәр инде бер ел элек ул броньлап куеп, китәргә ике атна кала баш тартасыз икән, билгеле, штраф салынмый. Ә инде очып китәргә ике атна кала броньлап, өч көннән килеп, баш тартасыз икән, закон нигезендә, штраф салына. Туристлык законы һәм кулланучылар хокукларын яклау законында “фактик чыгымнар” дигән төшенчә бар. Бу нәрсә дигән сүз? Оператор сезнең тур өчен акча түләп, чыгымнар тоткан икән, бармый калган тур өчен акчаны менә шушы фактик чыгымнарны тотып калып кына кайтарырга мөмкин. Бу бик мөһим момент. Күпләр аны аңламый да. Еш кына болай була: ике атна кала юллама алдыгыз ди. Бер атна кала барудан баш тартасыз, турыгыз иминиятләштерелмәгән. Беренчедән, операторлар номер сатылганмы-юкмы – шуны карый, бу очракта кунакханә карар кабул итә, икенчедән, билет сатылган икән, сезгә акчаны кире кайтаралаар, сатылмаса, билгеле, бу сумманы фактик чыгымнар өчен тотып кала. Һәм бу очракта үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итү өчен туристларга иминиятләштерергә киңәш итәм. Бу – стандарт практика, аннан куркасы юк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100