Нинди миңнәр куркыныч һәм яман шеш билгесе күрсәткече?
Нинди миңнәр куркыныч һәм яман шеш билгесе күрсәткече?
Кайвакыт тиредәге вируслы авыруларны - папилломаларны миң дип уйлыйлар. Алар тире рагы күрсәткече түгел. Әмма җенси органнарда барлыкка килгәндә һәм дәваланмаганда алар яман шешкә сәбәпче булыргамөмкин.

Куркыныч уятырга тиешле таплар һәм миңнәр
- Пигментлы невус
- Күк төсендәге невус

- Бәрелгәннән көйгән урын төсендәге тап

- Гигант невус

- Төрле төсләрдәге, бизәкләрдәге тап

- Тире астындагы пигментлы невус (10 процент очракларда яман шешкә әйләнә)

- Яман шеш алдыннан чыга торган меланоз

Куркыныч булмаган миңнәр
- Галоневус
- Вирустан чыккан тап (Шпиц)

- Баллон рәвешле күзәнәкләрдән чыккан невус

- Фиброэпителиаль невус

- Папилломатоз невус

- Веррукоз невус

- "Монгол табы" - Halo-невус (Сеттон невусы)

Куркыныч булмаган миңнәрне дә күзәтеп торырга кирәк. Миң төсен үзгәртсә, арта, кычыта башласа - дерматологка күренергә кирәк.

Миң кием тиеп борчый торган урында булса, аны алдырырга кирәк.
Тагын бер таблица. Өстә куркыныч тудырмый торган миңнәр һәм таплар, аста - куркынычлары.
Күрсәткечләр: Симметрик булу-булмау, чикләре булу-булмау, бертөсле булу-булмау, размерының һәм санының үзгәрүе.
Бу күренешләрнең берсе генә булса да күренергә һәм миңне тикшертергә кирәк.