«Нинди матур тавыш синдә» — Гөлназ Асаева яңа җырының премьерасын тәкъдим итте
Инстачылар аның тавышына сокланулары, матур җырлавы турында яза.
Гөлназ Асаева «Шомырт» җырының премьерасын тәкъдим итте. Яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.
«Шомырт» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Марат Садриев язган.
Инстачылар аның тавышына сокланулары, матур җырлавы турында яза. «Сәхнәдән китә күрмә, безне моңлы җырларыңнан мәхрүм итмә», — дигән комментарий да калдырганнар.