news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди матур дуэт»: Айрат Сафин белән Ландыш Нигъмәтҗановадан яңа җыр

news_top
«Нинди матур дуэт»: Айрат Сафин белән Ландыш Нигъмәтҗановадан яңа җыр
"Татар-информ" архивы

Айрат Сафин белән Ландыш Нигъмәтҗанова «Кил, бәгърем» дигән яңа җырларын тәкъдим итте.

Яңа җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Радик Сафин язган.

«Бик матур дуэт», «Ике матур һәм көчле тавыш очрашкан», «Бик шәп булган», «Нинди матур дуэт, нинди матур сез» кебек комментарийлар калдырган җырны тыңлаучылар. Шулай ук җырчыларның иҗатташ дуслары да яңа дуэтка югары бәя биргән.

«Бигрәк тә Айратның тавышы йөрәккә үтеп керә», «Айрат үзе генә җырласа, күпкә отышлырак булыр иде» дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Матур дуэт: жыр сузлэре, кое, узлэре, тавышлары кочле, узлэренэ генэ хас.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар