Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди машиналарны ОСАГО буенча төзәтми башлаулары ихтимал?

news_top_970_100
Нинди машиналарны ОСАГО буенча төзәтми башлаулары ихтимал?
"Татар-информ" архивы

Россиядә кайсыбер машиналарны ОСАГО буенча төзәтми башлаганнар. Бу турыда «Российская газета»га сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге (РСА) башлыгы Евгений Уфимцев сүзләренчә, иминият очраклары өчен ОСАГО буенча акчалата түли башлаулары ихтимал. Чөнки Россиядә иномаркалар өчен запас частьләр табу кыен. 

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, машиналарны ремонтлау срогы арту, яки төзәткәндә тотылган запас частьләр куллану ихтимал. Ләкин Үзәк банк 2 ысул турында да каршылыклар булуын әйткән.

РСА мәгълүматлары буенча, 2021 елның ноябрендә авариягә очраган машиналарның 10 проценты чамасы ремонтка җибәрелгән. 2022 елның февралендә 7 процент, октябрендә 0 процент булган.

Моңа кадәр иминиятчеләр, иминият мошенниклыгы белән көрәш чарасы буларак, автомобильләрне ремонтка җибәрергә карар кылган. Ремонт сроклары һәм сыйфаты өчен нәкъ менә алар җаваплылык тота, менә шушы хәл ремонттан баш тарту сәбәбе була. Ләкин, әлбәттә, зыян күрүчеләргә акчалата бирү дәвам итә.

Шулай да, акчалата түләү булганда, машинаның тузганлыгы исәпкә алына. Нәтиҗәдә иминиятчеләрнең ОСАГО буенча гомуми түләүләре уртача 15 процентка кимегән. Ремонт урынына акча – арзанрак чыга.

Моннан тыш, ОСАГО буенча түләү күләме 400 мең сумнан күбрәк була алмый. Ул озак еллар дәвамында үзгәртелмәгән. Шулай да соңгы 2 елда 10 еллык машиналар бәясе берничә тапкыр арткан, ә запас частьләргә бәяләр бик күпкә үскән, аерым товарларга 200 процентка кадәр.

Иминиятчеләр түләүләрне арттыру өчен чыгыш ясый, законга төзәтмәләр кертү дә каралган. Ләкин депутатлар аны кире каккан, чөнки алар бу очракта ОСАГО полисы бәясе дә арта дип шикләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100