Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди машиналар коррозиягә озаграк чыдамрак?

news_top_970_100
Нинди машиналар коррозиягә озаграк чыдамрак?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Теләсә нинди машина иртәме-соңмы чери башлый. Төп мәсьәлә – лакланган өслекнең саклануында гына. Ул кузовның ике яклы оцинковкасы да, калын лак катламы да булган Европа автомобильләрендә яхшырак саклана. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Петр Баканов хәбәр итте.

«Гомумән алганда, Европа машиналарының күпчелек өлеше коррозиягә азрак бирешә, дип әйтергә мөмкин. Бу исемлеккә, өстәмә эшкәртүе һәм билгеле бер мастика булган очракта, Россия автобазары өчен ясалган автомобильләрне дә кертергә мөмкин», – ди белгеч.

Баканов сүзләренчә, Корея машиналарының лакланган өслеге Азия һәм Япония автоҗитештерүчеләренеке кебек үк юка. Шулай ук Кытай автобазары коррозиядән начаррак сакланган, шуңа күрә Кытай машиналарының яньчелгән урыны чери башлау куркынычы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100