Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди маркалы кибет пилмәне яхшырак? (Дегустация нәтиҗәләре)

Тикшеренү нәтиҗәләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе уздырган кулланучылар дегустациясе чарасында билгеле булды.

news_top_970_100
Нинди маркалы кибет пилмәне яхшырак? (Дегустация нәтиҗәләре)

Традицион кулланучылар дегустациясе Бөтендөнья кулланучы хокукларын яклау көне уңаеннан уздырылды, - дип хәбәр итте “Татар-информ”га ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина.

“Аналитиклар фикеренчә, пилмән – иң еш сорала торган ярымфабрикат. Дегустациягә әзерләнгәндә, инспекция белгечләре кибетләрдәге ассортиментка мониторнг ясады. Республиканың сәүдә базарында бүген 600 исемдәге пилмән бар, аларны 150ләп җитештерүче ясый. Шулардан Татарстанда җитештерелгәне 60 исемдә, бу – 20 җитештерүче хезмәте”, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар координациясе һәм үсеш бүлеге башлыгы Розалия Арсланова. 

Дегустациядә сәүдә базарында аеруча популяр саналган пилмәннәр тикшерелгән. Жюри составына азык-төлек лабораториясе экспертлары, контроль-күзәтү органы, сәүдә челтәрләре вәкилләре кергән.

“Чагыштыру өчен Казанның берничә сәүдә предприятиесеннән 30 исемдәге пилмән сайланды. Алар ГОСТ таләпләренә җавап бирә һәм “В” категориясенә керә, ягъни аның составындагы мускул җепселләре 40-60%ны тәшкил итәргә тиеш. Болар: “Русские”, “Домашние”, “Сибирские” кебек классик исемдәге пилмәннәр. Алар ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрелде. Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпчелек пилмәндә хилафлыклар табылды. Болар: этикетка белән норматив документ туры килмәү, физик-химик тайпылышлар”, - диде Розалия Арсланова.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, пилмәннең итен гистологик юл белән тикшергәннәр. Күпчелек очракта пилмән составында ит, бик аз күләмдә тоташтыргыч тукымалар, сеңер, сарымсак, суган, тәмләткечләр булуы ачыкланган. Әмма берничә үрнәктә этикеткада күрсәтеләмәгән соя аксымы, башка үсемлек кушылмалары табылган. Күпчелек пилмәндә шулай ук этикеткада күрсәтелмәгән тавык ДНКсы булса, дүрт үрнәктә ит фаршының түбән дәрәҗәсе, аз аксым һәм масса күрсәтелгәннән кимрәк булу ачыкланган. Нәтиҗәдә, дегустация өчен 10 исемдәге пилмән сайланган. 6 төрдәге “Русские” һәм 4 исемдәге “Домашние”.

“Экспертлар кайбер пилмәндә фаршның артык коры, камырның калын, кырыйлары тигез бөгелмәвен һәм үз формасын сакламау кебек җитешсезлекләрне тапты”, - диде Розалия Арсланова.

Дегустация нәтиҗәләре буенча, “Русские” исемле пилмәннәр арасында беренче урынны “В” категориялеТМ "У Палыча", (ООО "Компания К", Россия, г. Самара,)

Икенче урынны –"Русские" ТМ "Цезарь" (ООО "Морозко", Ленинградская область, Всеволожский район, п.Ковалево)

Өченче урыны "Русские" ТМ "SK" (Sибирская коллекция) ( ООО "Щелковский МПК", Россия, Московская область, Щелковский район) алган.

“Домашние2 маркалы пилмәннәр арасында беренчелек "Домашние" ТМ "Лента" категория "В" (производства ООО "Морозко", Россия, Ленинградская область)

Икенче урын - "Домашние " ТМ "Село зеленое" категория "В" производства (ООО "Восточный", Россия, Удмуртская Республика, Завьяловский район, с. Италмас).

Өченче урынга "Домашние" ТМ "Йола" категория "В" производства (ЗАО "Йошкар-Олинский мясокомбинат", Россия, Республика Марий Эл, г.Йошкар Ола) пилмәннәре лаек булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100