news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди маркалы атланмайда эчәк таякчыгы табылган?

Нинди маркалы атланмайда эчәк таякчыгы табылган?

news_top
Нинди маркалы атланмайда эчәк таякчыгы табылган?
Роспотребнадзор белгечләре 15 төр ак майның икесендә эчәк таякчыгы тапкан. 

Ведомство белгечләре Arla natura, «Вкуcнотeeвo», «Брeст-Литoвск», «Из Вологды» (ике аерым заводныкы), «Искренне Ваш», «Домик в деревне», «Рязанский Агрокомбинат», «Тысяча озер», «Экомилк» (традицион, крестьян һәм тозсыз ак май), «Прoстoквaшинo» (майлылыгы 72,5 һәм 82% булган) һәм President маркалары майларын тикшергән. Бу хакта "РИА Новости"га сылтама белән "Известия" басмасы хәбәр итә. 

"Экомилк" тозсыз крестьян маенда һәм "Рязанский Агрокомбинат" маркасының 82,5% майлылыктагы традицион атланмаенда эчәк таякчыкларының күп булуы ачыкланган. 

Барлык майлар да сөт продуктларының куркынычсызлыгы һәм май-кислота балансы тестын узган. Аларда фитостериннар (үсемлекләрдән килеп чыккан стероид спирт) табылмаган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар