news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди „мама“ инде ул?»: Гөлназ Шәрипҗанованы улын татарча өйрәтмәүдә гаепләгәннәр

Җырчының улы үзенең беренче сүзләрен әйтә башлаган.

news_top
«Нинди „мама“ инде ул?»: Гөлназ Шәрипҗанованы улын татарча өйрәтмәүдә гаепләгәннәр
Рамил Гали

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова кечкенә улы Минтимернең беренче сүзләр әйткәнен видеога төшергән. Сабый, әнисе артынннан кабатлап: «Мама, мин сине тататам (яратам)», — дип тәтелди. Җырчы әлеге видеоны үзенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

Инстачыларны Гөлназның Минтимерне «мама» дип әйттерүе борчуга салган. «Нинди „мама“ инде ул, әни, әни, әни. Нинди йомшак, матур, ягымлы сүз», «Ник „мама“ дип әйттерәсез аңа?», «Әнииииееем, ничек матур янгырар иде», «И, Гөлназкаем, „әни“ дияргә өйрәт. Минтимерең, сөбханаллах, егет булып килә бит», — дип язганнар алар. 

Бер төркем инстачылар баланың бик ягымлы, яраттыра торган булуы турында комментарийлар калдырган. «Күзләр генә тимәсен чибәр егеткә», «Кечкенә Илсур», «Бик яратам аны карарга», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар