Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди макарон симертми, кайсы макаронны бөтенләй ашамау хәерле?

news_top_970_100
Нинди макарон симертми, кайсы макаронны бөтенләй ашамау хәерле?
"Татар-информ" архивы

Макаронны «зыянлы ризык, симерткеч» дип санау гадәткә кергән. Тик табиб-диеотолог Екатерина Корсева, макаронны дөрес итеп сайласаң, ул, киресенчә, ябыгырга ярдәм итә, дип әйтә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Дөрес макарон – ул акрын углеводлар чыганагы, озак эшкәртелә һәм озак вакыт туенганлык хисен сакларга ярдәм итә.

Белгеч сүзләренчә, макарон сатып алганда, төркеменә игътибар итәргә кирәк – А, Б яки В булсын.

А төркемендәге макароннар бодайның каты сортларыннан ясала, бу – иң файдалы вариант. Әлеге сорт аз калорияле, витаминнарга һәм клетчаткага бай, аксым күп булуы белән аерылып тора. Фигура саклаучыларга да мондый макаронны ашарга ярый.

Б төркемендәге макарон иң калориялесе була. Аларны йомшак, крахмаллы, пыяласыман бодайдан ясыйлар. Мондый макарон спортчыларга, ябык кешеләргә файдалы була.

В төркемендәге макаронны ашамау хәерле. Бу – түбән сортлы ризык, аны ипи пешерә торган оннан ясыйлар. Мондый макаронда организм өчен файдалы матдәләр бик аз, менә шуны ашагач, кеше симерә, шикәр авыруы ихтималы арта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100