news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди кроссовер сайларга: алгы приводлымы, тулы приводлымы?

news_top
Нинди кроссовер сайларга: алгы приводлымы, тулы приводлымы?
Фото: © «Татар-информ»

Тулы приводлы кроссовер шәһәрдән ерак җирдә яки юллар начар чистартыла торган урында яшәүчеләргә туры килә. Бу хакта автоэксперт Константин Лигачев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Тулы приводлы кроссовер шәһәр читендә, юллар бик яхшы булмаган урында яшәүчеләргә туры киләчәк. Чөнки пычрак яки чистартылмаган кардан тулы приводлы машина яхшырак уза. Шул ук вакытта шуны да онытмаска кирәк: кроссовер – ул внедорожник түгел, ул юлсыз җирдә йөрү өчен яраклы булмаган хетчбэк белән чагыштырганда биегрәк машина гына», – дигән агентлык әңгәмәдәше.

Юллар яхшы чистартыла торган мегаполиста яшисез икән, алгы приводлы кроссовер да җитәчәк, дип саный Лигачев.

«Хәзер заманча автомобильләрдә күп нәрсәне автоматика эшли. Машинагыз алгы приводлы булса, пычракта батып, утырып калачаксыз, дигән сүз түгел. Мәсәлән, карда бата башлаганда тәгәрмәчләрнең берсе бер урында әйләнгәндә, икенчесе туктап тора һәм машинаны тартып чыгара. Машина йөртүчегә газга басып кына торырга кирәк, калган эшне электроника эшли», – дип йомгаклаган сүзен автоэксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар