Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди косметика һәм көнкүреш химиясе яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?

news_top_970_100
Нинди косметика һәм көнкүреш химиясе яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?
Владимир Васильев, архив

Онколог сүзләренчә, кайсыбер косметика һәм көнкүреш химиясе чаралары яман шеш китереп чыгару ихтималы турында «Челнинские известия» яза.

Табиб-онколог Иван Карасев фикеренчә, көн саен көнкүрештә кулланыла, матурлык һәм гигиена өчен файдаланыла торган чаралар сәламәтлек өчен зыянлы булуы бар. Аларда канцерогеннар булуы, ә моның яман шеш китереп чыгаруы ихтимал.

Юа торган сыеклык кулланганнан соң савыт-сабада калган зарарлы матдәләр организмга керүе мөмкин. Шуңа күрә табиб савыт-сабаны яхшылап юарга, ә юа торган сыеклыкны табигый ингредиентлар булганын сайларга киңәш итә.

Шулай ук, эксперт фикеренчә, составына титан кергән агарта торган теш пастасы да зыянлы. Кер порошогында организм өчен зарарлы хлор булуы ихтимал.

Косметика да зыянлы булырга мөмкин. Мәсәлән, табиб сүзләренчә, керфекләр өчен суга чыдам тушьта авыр металл тозлары, терекөмеш, хәтта формальдегид бүлеп чыгара торган компонентлар булуы ихтимал.

Кайсыбер антиперсперантларда алюминий була, ул тән тиресе аша үтеп кереп, лимфа системасына барып җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100