Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди колакчыннар ишетү сәләтенә зыян салырга мөмкин?

Хәзер модада булган уңайлы вкладыш-колакчыннар ишетү сәләте өчен куркыныч булырга мөмкин.

news_top_970_100
Нинди колакчыннар ишетү сәләтенә зыян салырга мөмкин?
pixabay.com/ru

Колакчыннар — музыка тыңлау өчен куркынычсыз җайланма. Әмма аларны эшләү өчен шактый суммада акча тоткан, танылган брендларның продукцияләре генә сыйфатлы була ала. Бу хакта СПУТНИК маркетплейсының бизнес үсеше буенча вице-президенты, iMARS коммуникация группасының вице-президенты Владимир Нерюевка сылтама белән РИА Новости яза.

«Билгеле булмаган, Кытай аналогларыннан яхшы яңгыраш көтәргә кирәкми — колакчыннардагы арзанлы элементлар тавышның күп төрле төсмерләрен ишеттерергә сәләтле түгел, димәк сез вакыт-вакыт төрле кыштырдау, чыжылдаган, чатнаган тавышлар ишетәчәксез», — диде эксперт.

Шулай ук тавыш сыйфаты ишетү сәләтенә тискәре йогынты ясарга сәләтле түгел. Ә менә көчле тавыш тәэсир итәргә мөмкин. Тирә-яктагы, мәсәлән җәмәгать транспортындагы тавышларны ишетмәс өчен музыканың тавышын ачарга ярамый. Бу хәлне катлауландыра гына», — дип киңәш итте ул.

Хәзер модада булган уңайлы вкладыш-колакчыннар да ишетү сәләте өчен куркыныч булырга мөмкин.

«Колак каналына тирән кереп, алар тавышлары уртача гына ачылганда да эчке колакка бик нык басым ясый», — дип кисәтә Нерюев.

Иң яхшысы тавышны баса торган колакчыннар сайларга кирәк. Дөрес кулланганда аларның зыяны юк һәм алар оптималь тавыш бирә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100