Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди кофе сәламәтлеккә зыян китерә?

Кофега салына торган сөт кандагы холестеринны арттырырга мөмкин.

news_top_970_100
Нинди кофе сәламәтлеккә зыян китерә?
pixabay.com/ru

Кофега күп итеп сөт салу кандагы холестеринны күтәрә, дип кисәтте диетолог Элеана Кайданян. Бу хакта РИА Новости яза.

«Кофега салына торган сөт кандагы холестеринны арттырырга мөмкин», — диде ул.

Табиб әйтүенчә, холестеринның югары дәрәҗәсе кеше сәламәтлегендә башта берничек тә беленми. Әмма вакыт узу белән, барыннан да элек, йөрәк һәм кан тамырлары белән җитди проблемалар булырга мөмкин.

Холестерин нинди майлар куллануга бәйле. Әйтик, атланмай, казылык һәм кыздырылган ризыкта булган майлар сәламәтлек өчен зыянлы. Ә балык, авокадо майлары файдалы, диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100