Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди кешеләр онкология белән сирәгрәк авырый?

Табиб фикеренчә, ачык, аралашучан, бәхетле, дөньяга позитив карашта булган кешеләр яман шеш белән күпкә сирәгрәк авырый.

news_top_970_100
Нинди кешеләр онкология белән сирәгрәк авырый?
Михаил Захаров

Табиб-онколог, хирург, медицина фәннәре кандидаты Иван Карасев нинди кешеләрнең онкология авырулары белән сирәгрәк чирләвен әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Табиб инстаграмдагы сәхифәсендә яман шеш авыруларын китереп чыгара торган факторлар турында сөйләгән. Ул җыелган үпкәләр, усаллык, агрессия һәм тискәре хисләр яман шеш авыруын китереп чыгарамы, дигән сорауга да җавап биргән. 

Табиб сүзләренчә, организмда яман шеш күзәнәкләре килеп чыгу сәбәбе әлегә кадәр ачыкланып бетмәгән. Шулай да, бу авыру билгеле бер факторлар йогынтысында башлануы исбатланган. Болар арасында стресслар, начар туклану, начар гадәтләр, хроник ялкынсыну процесслары, нәселдәнлек бар. 

Ябык, тормыштан канәгатьсез, агрессив кешеләр белән чагыштырган очракта, ачык, аралашучан, бәхетле, дөньяга позитив карашта булучылар күпкә сирәгрәк авырый, ди табиб. Сәламәт яшәү рәвеше дә онкология буенча фаразларны күпкә яхшырак итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100