news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди кайнатма иң файдалысы?

Кайнатмаларның берсе кан басымын төшерә, икенчесе салкын тигәндә булыша.

news_top
Нинди кайнатма иң файдалысы?
Рамил Гали

Табиблар сүзләренчә, экологик яктан начар булган төбәкләрдә яшәүче кешеләр кайнатма ашарга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Сырганак кайнатмасы С витаминына бай, ул югары температурада эшкәрткәндә дә саклана. Сырганак кайнатмасын шәп антиоксидант, табигый антибиотик дип атарга була. Ул зарарлы бактерияләр килеп чыгуын һәм үрчүен булдырмый.

Кизил кайнатмасы ашказаны, эчәклек, бөер һәм бавыры авырткан кешеләргә файдалы. Ул баш авыртудан да ярдәм итә. 

Айва кайнатмасы астма булганда, салкын тигәндә файдалы.  

Мүк җиләге кайнатмасы кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә, йөрәк авыртканда, физик йөкләнеш зур булганда ярдәм итә.

Миләш кайнатмасы кан басымын көйли, акыл һәм физик йөкләнеш вакытында ярдәм итә. 

Кавын кайнатмасы кан ясалу процессларын яхшырта, стресс белән көрәш өчен ярдәм итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар