news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди канцтоварларны кибеткә кире тапшырып була?

news_top

Ручкаларны, маркерларны, каләмнәрне, рәсем ясау өчен товарларны һәм пеналларны товар кыяфәте, фабрика ярлыклары яки пломбалары сакланган булса, кибеткә кире тапшырып була. Бу хакта РИА Новостига Роскачествоның кулланчы хокукларын яклау департаменты директоры Игорь Поздняков сөйләгән.

«Төрле әсбапларны, мәсәлән, ручка, маркер, каләм, рәсем ясау өчен товарлар, пеналлар һәм канцелярия саклау өчен башка кирәк-яракларны кире кайтарырга мөмкин. Төп шарт – товарларны кулланмау һәм аларның товар кыяфәтен, шулай ук фабрика ярлыкларын яки пломбаларын саклау», - дип сөйләгән ул.

«Әмма сыйфатлы булган очракта кире кайтарып яки алмаштырып булмый торган товарлар бар. Боларга периодик булмаган басмалар (әйтик, китаплар, брошюралар, альбомнар), шул исәптән техник мәгълүмат йөрткечләрдәгеләре дә керә. Бу әлеге продукциядә брак булу яки җитешсезлек табылу очракларына кагылмый», - дигән Поздняков.

Эксперт аңлатканча, «Кулланучы хокукларын яклау» турында закон азык-төлек булмаган товарларны брак һәм ачыктан-ачык күренеп торган җитешсезлеге булмаган, шул исәптән ул формасы, төсе яки зурлыгы буенча да туры килмәгән очракта да алмаштыру мөмкинлеген гарантияли. Болай алмаштыру өчен 14 көн каралган. Әгәр сатучы товарны алмаштырып бирә алмый икән, сатып алучы акчасын кире кайтарырга хокуклы.

Товарны кире кайтару өчен кибеткә язмача гариза тапшырырга кирәк. Аңа чекның күчермәсен яки сатып алуны раслый торган башка документ беркетергә кирәк. Әгәр брак табылган икән, сатучы товарның сыйфатын тикшерүне оештыра ала. Кибет бу таләпләрне үтәүдән баш тарта яки игътибарсыз калдыра икән, кулланучы судка мөрәҗәгать итә ала.

Ә интернеттан сатып алынган товарлар өчен башкачарак кагыйдәләр гамәлдә: сатып алучы товардан аны алганчы теләсә кайсы вакытта, ә заказны алганнан соң җиде көн эчендә баш тарта ала. Әгәр кулланучыга сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат бирелмәгән икән, баш тарту вакыты заказны алганнан соң өч айга кадәр озайтыла, дип йомгаклаганнар Роскачествода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар