news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди каһвә холестеринны арттыра?

news_top
Нинди каһвә холестеринны арттыра?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Каһвә пешерүче машиналардан алынган каһвәдә канда холестерин дәрәҗәсен күтәрә торган матдәләр күбрәк икән.

Уппсалы университеты галимнәре каһвә әзерләүче машиналардан алынган бу тәмле эчемлектә кафестол һәм кахвеол дитерпеннары – канда холестерин дәрәҗәсен күтәрә торган матдәләр булуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре «Nutrition», «Metabolism & Cardiovascular Diseases» (nmcsd) журналында басылып чыккан. Галимнәр төрле эш урыннарындагы ял бүлмәләрендә 14 каһвә машинасыннан каһвә алып, составын анализлаган һәм менә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Галимнәр шулай ук фильтр-кәгазьдән бер тапкыр кулланыла торган пакетикларның кафестол һәм кахвеолны тулысынча диярлек тоткарлап торуын ачыклаган. Бу фильтр-кофе – йөрәк-кан тамырлары системасы өчен чагыштырмача куркынычсыз вариант, дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар