Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нинди изге эшләре өчен икән?» Резеда Шәрәфиева ялгыш башка парның никахында җырлаган

news_top_970_100
«Нинди изге эшләре өчен икән?» Резеда Шәрәфиева ялгыш башка парның никахында җырлаган
Рамил Гали

Резеда Шәрәфиева, ялгышып, башка кешенең никахында җырлап чыгып киткән. Ул бу хакта укучыларына сөйли.

Мин бу көнне октябрьдә җырлыйсы булганмын. Хәзер бит сентябрь. Мин кемнәрнеңдер никах ашына кереп, матур гына тегеләрне котлап, 2 җырымны җырлап чыктым. «Кемнең кунагы соң?» – дип сорыйлар. Мин әйтәм: «Мин эштән, әле Рөстәм Закиров та килә. Мине болай гына чыгарыгыз», – дим. Шаккаттылар. Башка җирдә алай ук түгел, җырның башыннан кул чаба башлаганнар иде, ике як та шулай. Кара, мәйтәм, бигрәк итагатьле кунаклар, шундый яраттылар, дип торам. Кыз белән егет торып кына басмадылар инде, – ди Резеда Шәрәфиева.

– Нинди зур, изге эш булган, – диләр Резеда Шәрәфиевага.

Савап булган инде, – дип көлә җырчы. – Кайтып киттем инде. Соңыннан гына белдем. «Кайда соң син», – дим Рөстәмгә. «Кара син аны, октябрь түгелме?» – ди Рөстәм. Шуны 100 карадым, юк.

Нинди бәхет, әйеме? Аллаһ Тәгалә җайлап куйган. Бу – парларның нинди изге эшләре өчен булды икән? Резеда Шәрәфиева просто так җырлап чыгып киткән, – диләр Резеда Шәрәфиевага.

Кердем дә җырлап чыгып киттем 2 җырымны матур гына. Рөстәм әйтмәсә, белми идем. Бер кеше дә белмәде минем кем кунагы икәнне, – дип көлә җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 сентябрь 2023
    Исемсез
    👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100