Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди җимеш агачларын көзен утыртырга, кайсыларын утыртуны язга калдырырга?

news_top_970_100
Нинди җимеш агачларын көзен утыртырга, кайсыларын утыртуны язга калдырырга?
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Җимеш агачларын көзен сентябрь азагыннан октябрь уртасына кадәр, җылы һава торышы булганда утырталар. Иң яхшысы – яфраклар коелып беткәч. Шулай ук җир суынып бетмәсен, агач тамырлары 4 градуска кадәр җылы булганда үсә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шуны истә тотыгыз – бөтен җимеш агачларын да көзен утыртмыйлар. Кышны груша, алмагач, чия, алыча, миләш, себер сливасы яхшы кышлый. Ә менә абрикос, персик, төче чия (черешня) агачларын язын утырту хәерле.

Агач утыртканда, үсентеләр һәм йорт, коммуникацияләр арасына игътибар итегез. Корылмалардан 5 метрдан читтәрәк утырту кирәк, чөнки агач тамырлары фундаментны җимерергә мөмкин.

Агач төбе чокыры 40 см диаметрлы, 80 см тирәнлектә булырга тиеш. Тамырлар зур булса, чокырны да зурайтыгыз. Чокыр төбенә кәсле туфракны чирәме белән аска каратып тезегез. Агач тамырларын җәеп, өстенә туфраклы катнашма салыгыз. Моның өчен компост яки черегән тиресне туфрак белән тигез чагыштырмада бутагыз. Бакча туфрагы балчыклы булса, туфракка зур бөртекле ком кушарга кирәк.

Яшь үсенте янына таяк утыртып, бәйләп кую хәерле.

Аннары 3 литр җылы су сибегез. Дым кибүне акрынайту өчен, агач төбенә мульча салыгыз. Бу – агачны салкыннардан да саклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100