Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди хайваннарның сөте алсу төсле була?

Зебра сөте бик туклыклы һәм ул бик кыйммәт тора, аны табу да бик катлаулы.

news_top_970_100
Нинди хайваннарның сөте алсу төсле була?
https://pixabay.com

Зебралар һәм бегемотларның балаларына имезә торган сөте алсу төстә була. Моның сәбәбе фактлар сайтында язылган.

Бегемот — саваннада яшәүче иң куркыныч ерткыч булып санала. Ул бик эссе шартларда яши, нык тирли. Бегемотның тиресе кызыл төстә. Ул кызыл пигмент гиппосудор кислотасы аркасында була. Әлеге кислота аминокислоталар метаболиты булып тора һәм ультрашәмәхә нурланышны йота. Шулай итеп бегемотның тиресе кояштан саклый торган крем вазифасын башкара. Ана бегемотның сөте ак төсле була. Тик аңа кызыл пигмент кушыла һәм сөт алсу төскә керә.

Зебраның сөте дә алсу төстә була. Ул бернинди пигмент белән дә кушылмый, ул чыннан да алсу. Зебраның сөтендә шикәрләр һәм аксымнар гаҗәеп зур концентрациядә булу сәбәпле, сөт алсу төскә керә. Зебра баласы башка имезүчеләрнекенә караганда күпкә туклыклырак сөт эчеп үсә. 

Африкада зебра сөтенең бәясе бик кыйммәт тора, аны зур акчаларга гына саталар. Бу хайванны өйдә асрап булмау сәбәпле, зебра сөтен табу да бик катлаулы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100