Нинди хайваннар беркайчан да ашамый?
Олы көнлекченең гомере бары тик бер көн тәшкил итә. Кайчакта озын гомерле көнлекчеләр хәтта 2-3 көн яшәргә мөмкин!
Хайваннар барысы да ашый, сулыш ала, хәрәкәтләнә һәм нәсел калдыра. Тик табигатьтә туклану функциясе бөтенләй булмаган бөҗәкләр бар. Алар көнлекче (поденки) дип атала. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Кечкенә генә канатлы бу бөҗәкләрнең 3000ләп төре бар. Алар Тын һәм Атлантик океандагы берничә утраудан кала, дөньяның бөтен почмакларында яши.
Көнчлекченең личинкалары суда үсә, биредә алар еллар буе ята ала. Ә олы көнлекченең гомере бары тик бер көн тәшкил итә. Кайчакта озын гомерле көнлекчеләр хәтта 2-3 көн яшәргә мөмкин! Кайсыберләре исә берничә сәгать кенә яши.
Шушы кыска гомер эчендә алар нәсел калдырырга өлгерергә тиеш, шуңа күрә ашауга вакытлары калмый.
Олы көнлекченең ашказаны һәм эчәклеге була, алар һава белән тула, эчәклек корсак астында ябылып тәмамлана. Һава тулы эчке органнар көнлекчегә аэростат булып хезмәт итә.
Олы көнлекче ашамый. Личинкалары исә башка бөҗәкләр кебек үк туклана. Личинка көнлекчегә акрынлап кына әверелә. 2-3 ел эчендә ул 25 тапкыр катламын алмаштырырга мөмкин. Соңгы тапкыр тышлыгын салганда личинка чын көнлекчегә әверелә, ул җенси яктан өлгерә, үрчергә әзер була. Һәм шуннан соң бернинди ашау юк инде!