Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гарнирлар йөрәккә зыянлы?

news_top_970_100
Нинди гарнирлар йөрәккә зыянлы?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кардиолог Анна Кореневич йөрәк өчен зыянлы булган гарнирлар турында әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Табиб сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерә торган ризыклар бар.

Беренче чиратта, тиз углеводлар – бу шикәр, ак ипи, баллы камыр ризыклары гына түгел, ә бәрәңге, ак дөге, макароннар. Алар безнең ил халкы ашый торган төп гарнирлар булып тора.

Икенчедән, траснмайлар (маргарин, аннан ясалган ризыклар) һәм эшкәртелгән иттән ясалган ризыклар (сосиска, колбаса).

Өченчедән, консервланган ризыклар, шул исәптән консервланган яшелчәләр ашауны да чикләргә кирәк. Арзанлы пальма мае һәм тоз күп булган ризыклар зыян гына китерә.

Ләкин эш туклануда гына түгел. Табиб искәрткәнчә, еш кына дөрес тукланмау, симерү хроник стресс нәтиҗәсе була. Инфаркт та дөрес тукланмаудан түгел, стресстан килеп чыга.

Диетолог Елена Тихомирова сүзләренчә, иң файдалы гарнирлар – яшелчә, көрән дөге, карабодай. Кабачкида клетчатка күп, ул сорбент ролен башкара.

Шулай ук соя, фасоль, ясмык, маш, яшел борчак гарнирлары да яхшы. Шпинат, петрушка, сарымсак, брокколи һәм кольраби кәбестәсе дә үсемлек аксымына бай, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100