Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гадәтләр иммунитетны какшата?

Немец табиблары иммун системасы эшчәнлеген боза торган гадәтләрне атады.

news_top_970_100
Нинди гадәтләр иммунитетны какшата?
pixabay.com

Иммун системасының төп дошманнарының берсе — тәмәке тарту. Чөнки тәмәке төтене бронхлардагы «керфекләрне» зарарлый һәм бу үпкәләрдәге токсик матдәләрне юкка чыгаруга комачаулый. Даими рәвештә алкоголь куллану да, микробларга каршы тору үзлеген киметә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шулай ук белгечләр зәгыйфь иммунитет белән яланаяк йөрү арасында да бәйләнеш тапкан. Аякларның гел салкын булуы, кан йөреше начар булу турында сөйли. Ә бу зарарлы микроорганизмнарга үрчү өчен ирек бирә.

Моннан тыш, соң йокларга яту, даими стресслардан арынырга теләмәү һәм югары калорияле ризыклар ашау да иммун системасына начар йогынты ясый.

Калорияле ризыкларны организм еш кына инфекция дип кабул итә. Нәтиҗәдә, даими йөкләнешләр аркасында иммун системасы вакыт узу белән «какшый».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100