Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гадәтләр бавыр авырулары китереп чыгара?

Алкоголь куллану бавырда җөйләр, фиброз, цирроз барлыкка китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Нинди гадәтләр бавыр авырулары китереп чыгара?
https://pixabay.com

Гади начар гадәтләр бавырда авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда Eat This, Not That! порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

АКШ галимнәре ачыклаганча, берничә гадәт бавырга зыян китерә. Беренче урында алкоголь куллану. Бу бавырда җөйләр, фиброз, цирроз барлыкка китерергә мөмкин.

Тагын бер проблема — химик матдәләр. Төрле аэрозольләне дөрес кулланмау сәбәпле, алар сулыш юллары аша организмга керә. «Аэрозольләр белән сак булыгыз. Аларны яхшы җилләтелә торган урында кулланыгыз. Инсектицид, фунгицид, буяулар, башка химикатлар кулланганда, битлек киегез», — ди белгечләр.

Бавыр — фильтр-орган ул. Аңа йөкләмәне киметү өчен физик күнегүләр ясагыз. бавыр сәламәт булсын өчен, көнгә ярты сәгать физик активлык җитә.

Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юыгыз. Бу организмга пестицидлар кермәсен өчен кирәк. Елына бер тапкыр С гепатитына анализ бирегез. Дөрес тукланыгыз. Бавыр өчен иң зыянлысы — майлы, кыздырылган һәм тозланган ризыклар, ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100