Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гадәтләр бөерләргә зыян китерә?

Бөерләр организмны шлак, токсин, зарарлы матдәләрдән чистарта.

news_top_970_100
Нинди гадәтләр бөерләргә зыян китерә?
https://pixabay.com

Ел саен мартның икенче пәнҗешәмбесендә «Бөтендөнья бөер көне» билгеләп үтелә. 2022 елда бу дата 10 мартка туры килә. Татрстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта искәртте.

Бөерләр — тормыш өчен мөһим орган, алар безнең организмны шлак, токсин, зарарлы матдәләрдән чистарта.

Кешенең бөере сәламәтлегенә начар йогынты ясый торган факторлар:

  • хәмер эчү һәм тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләр;
  • наркотиклар куллану;
  • озак, аеруча контрольсез медикаментлар куллану;
  • суны тиешле күләмдә эчмәү, аны газлы су һәм чәй, кофе кебек эчемлекләр белән алыштыру;
  • аз хәрәкәткәтләнү;
  • дөрес тукланмау, шул исәптән тоз һәм рациональ булмаган диеталарны артык куллану;
  • төрле хроник һәм йогышлы авырулар;
  • уңайсыз температура режимнары (салкын һәм эссе).

Үз сәламәтлегеңне, шул исәптән бөерләр турында кайгыртып, кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим:

  • 1-1, 5 литрдан да ким булмаган чиста эчәргә яраклы су эчәргә кирәк;
  • елга бер тапкыр булса да бөерләрне контрольдә тоту өчен, кан һәм бәвел анализларын ясатырга;
  • сәламәт, хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып бару;
  • дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашауны арттырыга;
  • начар гадәтләрдән баш тартырга;
  • артериаль кан басымын һәм тән массасын контрольдә тотарга.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100