Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гөлләр кешене сукырайтырга мөмкин?

Кайсыбер үсемлекләрнең согы сәламәтлек өчен зыянлы була.

news_top_970_100
Нинди гөлләр кешене сукырайтырга мөмкин?
https://pixabay.com

Өйдә үсә торган кайсыбер гөлләрнең сәламәтлеккә зыяны була. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

Мондый гөлләрне йокы, балалар бүлмәсенә куярга ярамый. Аларны күчереп утыртканда перчатка кияргә онытмагыз. Юкса агулы сок кулга эләгеп, зыян китерергә мөмкин.

Азалия Симса иң куркыныч төр булып санала. Аның чәчәкләрендә һәм яфракларында агулы матдә була. Аның бер яфрагын гына ашасаң да, көзән җыера башларга мөмкин.

Монстераның согы агулы. Аның ботагын яки яфрагын өзсәң, сок чыга. Сок тән тиресенә тисә, пешерергә мөмкин.

Примуланың яфракларына төкләр була. Алар тәнгә тисә, кыздыра башлый. Бүлмәдә примулалар күп булса, чәчәк аткан чакта алар башны әйләндерә, күңелне болгата. 

Олеандр матур булса да, бик куркыныч. Аның бер яфрагы да бик нык агулануга китерергә мөмкин. Хәтта корыган олеандр гөлендә дә кешенең күзен сукырайта торган агу була.

Молочай үсемлегендәге сок тәнгә тисә, каты иттереп кыздыра. Бу сок күзгә керсә, кеше вакытлыча сукыраерга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100