Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гөлләр ай буе сусыз тора ала?

Фикус, замиокулькас караңгы почмакта да үсә, аларга яктылык та, су да артык кирәкми.

news_top_970_100
Нинди гөлләр ай буе сусыз тора ала?
https://pixabay.com

Дүрт атна һәм аннан да озаграк су сипмичә түзә торган гөлләр бар. Алар хәтта караңгыда да яшәп тора ала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Замиокулькас — аны озын ботаклары һәм зур яшел яфраклары аркасында «доллар гөле» дип тә атыйлар. Бу гөл бер метрга кадәр биеклеккә җитә ала. Замиокулькаска яктылык та кирәкми, ул караңгыда да үсә ала. Кыш көне суны айга бер тапкыр, эссе җәйдә бераз ешрак сибәргә кирәк. Дым артык булса, замиокулькас үлә.

Алоэ — коры Африка үләне. Аның туфрагы дымлы булса, си сибәргә кирәкми. Туфрак кибеп беткәч кенә су сибәсе.

Бокарнея дигән үсемлекнең суганчасына дым туплана. Аңа айга бер тапкыр гына су сибәләр, ешрак сипсәң, тамыры чери.

Каланхоэ — ботакларына дым туплый, шуңа күрә суны бик сирәк сибәләр. Кояш ярата, җилдән дә курыкмый, еллар буе тәрәзә төбендә тора ала. Гөл савыты төбенә дренаж салу мәҗбүри, юкса тамыры чери. Кышын су сибүне тагын да чикләргә кирәк.

Фикус (эластика) караңгы яшел төсле зур яфраклары белән матур. Аларда латекс була, шуңа күрә яфрак ялтырап тора. Фикус ай буе сусыз тора ала, караңгы почмакта да матур булып үсә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100