Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди эчемлекләр эчәклектә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?

Табиб баллы эчемлекләрнең эчәклек яман шеше куркынычын ике тапкырга арттыруын әйтте.

news_top_970_100
Нинди эчемлекләр эчәклектә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?
pixabay.com/ru

Соклар, газлы сулар һәм энергетиклар юан эчәктә яман шеш килеп чыгу куркынычын ике тапкырга арттыра. Бу хакта онколог Елена Смирновага сылтама белән РИА Новости яза.

14 ел дәвам иткән тәҗрибәдә 95 мең хатын-кыз катнашкан. Көненә ярты литрдан күбрәк баллы су эчкән олы кешенең юан эчәгендә яман шеш ике тапкырга ешрак очраган. Яшүсмерләрдә рак барлыкка килү куркынычы өчтән бер өлешкә арткан, өстәвенә, өлкән яшьтә соклар һәм газировкалар эчүдән туктагач та бу куркыныч кимемәгән.

«Төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел, бу эчәклектә куркыныч штаммнар күләме артуга, симерүгә һәм эчәк стенкасында ялкынсыну барлыкка килүгә бәйле булырга мөмкин», — диде табиб.

Белгеч әйтүенчә, шикәре күп булган компотлар да эчәклек өчен куркыныч булырга мөмкин. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100