news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди эчемлек психик сәламәтлеккә файдалы?

Какао йөрәккә дә файдалы.

news_top
Нинди эчемлек психик сәламәтлеккә файдалы?
https://pixabay.com

Россиядә популяр булган какао кеше сәламәтлеге өчен шактый файдалы. Бу турыда Медикформуга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Какао психик сәламәтлеккә дә файдалы. Ул кәефне күтәрә, баш миендәге химик матдәләр — нейротрансмиттер регуляциясе өчен кирәк. Какао сератонин күләмен дә арттыра.

Какао инсульт куркынычын киметә. Анда антиоксидантлар кара җиләктәгедән 20 тапкыр артыграк. Антиоксидантлар ирекле радикалларны һәм токсиннарны нейтральләштерә.

Какао йөрәккә дә файдалы. Анда артериаль басымны киметә торган аминокислота бар. Шуның бәрабәренә йөрәк мускуллары һәм сәламәтлеге ныгый.

Какаода тимер һәм кальций күп була.

Экспертлар көнгә 40-50 г чамасы какао кулланырга ярый дип белдерә. Бу өеп салынган 4-5 чәй кашыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар